news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Эксперт смартфонны зарядкага куйганда иң еш очрый торган хатаны атады

Зарядкасы тулган гаджет челтәргә тоташып торганда батареяның ресурсы бетә.

(Казан, 5 гыйнвар, «Татар-информ»). Тулысынча зарядка җыйган смартфонны челтәргә тоташтырылган килеш озак тотарга ярамый, бу батареяның ресурсын киметә. Бу хакта BatterieIngenieure немец компаниясе җитәкчесе әйтте. Бу турына Business Insider басмасына сылтама белән «Известия» газетасы хәбәр итә.

Шулай ук белгеч әйтүенчә, «30-50 процент зарядка булганда телефон батареясының ресурсы әкренрәк кими».

Моннан тыш, эксперт гаджетларны иртән зарядкага куярга киңәш итте һәм литий-ионлы аккумуляторларның барысы да вакыт узу белән бозыла диде.

news_right_1
news_right_2
news_bot