news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Аксубай укучылары чуваш теле буенча республика олимпиадасында призлы урын алды

Мәктәп укучылары Казанда чуваш теле һәм әдәбияты буенча белемнәрен күрсәтте.

Аксубай укучылары чуваш теле буенча республика олимпиадасында призлы урын алды
aksubayevo.ru

(Казан, 5 гыйнвар, «Татар-информ», «Аксубай», Зинаида Леонтьева). Казанда мәктәп укучылары арасында чуваш теле һәм әдәбияты буенча Республика олимпиадасының йомгаклау этабында Аксубай укучылары призлы урыннар алды. Бу турыда район басмасы хәбәр итте.

Аксубай районын алты укучы тәкъдим итте. Алар чуваш теле һәм әдәбияты буенча тирән белемнәрен күрсәттеләр, барлык теоретик һәм иҗади биремнәрне дә уңышлы үтәделәр.

Иске Үзи мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Анастасия Айдова (укытучысы — Титова Елена Николаевна) һәм Савгач мәктәбеннән унберенче сыйныф укучысы (укытучысы Максимова Галина Николаевна) призлы урыннарны яуладылар.

Фото район мәгариф бүлеге архивыннан алынды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100