news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан мәктәпләрендә кышкы каникулны озайтырга җыенмыйлар

Мәктәп яны лагерьларын оештыруга карата таләпләр үзгәрмәде.

Татарстан мәктәпләрендә кышкы каникулны озайтырга җыенмыйлар
Салават Камалетдинов

(Казан, 4 декабрь, «Татар-информ», Арсений Кәримов). Татарстан мәктәпләрендә кышкы каникулны озайту мөмкинлеген карамыйлар. Бу турыда Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсенең матбугат сәркатибе Миләүшә Җамалиева әйтте.

Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте вәкиле сүзләренчә, мәктәп яны лагерьларын оештыруга карата таләпләр көз айларында ничек булса, шулай ук кала. Ул «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.

«Бүгенге көндә мәктәпләрдәге вазгыять тотрыклы һәм даими контрольдә. Дәресләр гадәти режимда, мәктәптә үтә. Хәзерге вакытта каникулны озайту турындагы мәсьәлә көн тәртибендә тормый», — дип искәртте спикер.

Роспотребнадзор вәкиле бүгенге көндә республикада ОРВИ билгеләре күзәтелү сәбәпле 19 сыйныфның дистанцион режимга күчерелүен билгеләп үтте. Шул ук вакытта, тулысынча карантинга ябылган мәктәпләр юк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100