news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин инвалидларга икенче тапкыр бушлай белем алырга рөхсәт бирү идеясен хуплады

Яңалык югары уку йортын яки көллиятне тәмамлаган һәм белгечлеге буенча эшли алмаган кешеләргә кагылырга мөмкин.

(Казан, 3 декабрь, «Татар-информ»). Россиядә мөмкинлеге чикләнгән кешеләргә икенче һөнәри белемне бушлай алырга рөхсәт биререгә тәкъдим иттеләр. Идеяне Россия Президенты Владимир Путин хуплады. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Инвалидларның иҗтимагый оешма вәкилләре белән очрашуда яңгыраган тәкъдимнең авторы — Дәүләт Думасы депутаты, «Мәгариф — һәркем өчен» иҗтимагый хәрәкәте рәисе Олег Смолин. Аның фикеренчә, югары уку йортын яисә көллиятне тәмамлаган һәм белгечлек буенча эшләү мөмкинлеге булмаган кешеләр дәүләт хисабына икенче һөнәри белем алу хокукына ия булырга тиеш.

«Бюджет хисабына икенче белем бирүгә килгәндә, бу нигезле дип уйлыйм. Безнең гражданнарның кайбер категорияләре өчен дә, кайбер тармаклар өчен дә аерым искәрмәләр бар. Әмма сәламәтлекләре чикле кешеләр өчен, минемчә, бюджет хисабына икенче белем алуны рөхсәт итү нигезле булыр иде, бигрәк тә без аларны хезмәт эшчәнлегенә кертергә кирәклеге турында сөйләшкәндә», — дип җавап бирде Владимир Путин.

Министрлар Кабинеты дәрәҗәсендә бу мәсьәләне РФ вице-премьеры Татьяна Голикова эшләп бетерәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot