news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия мәктәпләрендә бертуган балаларның бергә уку хокукы рәсми рәвештә расланды

Ата-аналар баланы бакча һәм мәктәпкә биргәндә, олырак балалары укый торган учреждениеләрне сайлый алачак.

(Казан, 4 декабрь, "Татар-информ"). Россия Президенты Владимир Путин бертуган балаларның бергә уку хокукын раслады. Бу турыда Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Владимир Путин шул турыдагы законга кул куйган. Бу документ хокукый мәгълүмат рәсми интернет-порталында басылып чыккан.

Документтан аңлашылганча, кечкенә балаларны бакча һәм мәктәпкә урнаштырган вакытта, беренче чиратта, абый-апалары укый торган учреждениеләргә өстенлек биреләчәк.

Бу - балалы гаиләләргә дәүләт ярдәме күрсәтү, гаиләне ныгыту, күпбалалык институтын камилләштерүдә зур роль уйнаячак, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot