news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан, Аргентина һәм Германия обсерваторияләрен бергә ЮНЕСКО исемлегенә кертәчәкләр

Өч обсерваториянең барысына да Германия җиһазлары куелган.

Казан, Аргентина һәм Германия обсерваторияләрен бергә ЮНЕСКО исемлегенә кертәчәкләр
Салават Камалетдинов

(Казан, 4 декабрь, «Татар-информ», Марат Ишкильдин). 3-5 ел дәвамында В. П. Энгельгардт исемендәге обсерваторияне, Аргентина һәм Германиядәге объектлар белән бергә, ЮНЕСКО бөтендөнья мирасы исемлегенә кертергә планлаштыралар. Бу хакта физика-математика фәннәре докторы, Татарстан обсерваториясе директоры Юрий Нефедьев хәбәр итте.

«Исемлеккә кертү процессы тиз бара, нәтиҗәне 3-5 елдан көтәргә мөмкин. Бүген безгә мөстәкыйль рәвештә түгел, ә Аргентина һәм Германия обсерваторияләре белән бер сериядә керү тәкъдиме ясалды», — диде Юрий Нефедьев.

Өч обсерваториянең барысында да Германия җиһазлары тору сәбәпле, аларны бер сериягә берләштергәннәр.

Хәзер В. П. Энгельгардт исемендәге обсерватория турында мәгълүмат туплыйлар һәм оешманы бөтендөнья мирасы исемлегенә кертү кирәклеген раслый торган нигезләмә әзерлиләр. Сүз уңаеннан, әгәр обсерватория ЮНЕСКО химаясендә булса, аны тоту өчен чыгымнар КФУ хисабына түгел, Россия хисабына була.

«Объектлар тирәсендә буферлы зоналар билгеләнгән, әмма әлегә законлаштырылмаган», — дип өстәде спикер.

Обсерваторияне Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертү эше 2005 елда башланган.

news_right_1
news_right_2
news_bot