news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиянең мәгариф министры укытучыларның хисап эшләрен киметү кирәклеген әйтте

«Укытучылар белән бюрократия хисапларын киметү, контроль һәм тикшерү эшләрендә тәртип урнаштыру турында фикерләштек», — дип сөйләде Сергей Кравцов журналистларга.

(Ростов-на-Дону, 4 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Россиянең мәгариф министры Сергей Кравцов укытучыларның хисап мәшәкатьләрен киметү әһәмияте турында әйтте.

«Укытучылар белән бюрократия хисапларын киметү, контроль һәм тикшерү эшләрендә тәртип урнаштыру турында фикерләштек. Мин төбәк җитәкчеләренә хат яздым. Без анда контроль эшләрен системалаштыру турында катгый күрсәтмәләр бирдек. Ел укытучылары шул хакта әйтте. Хат та шуңа нигезләнеп язылды», — дип сөйләде Кравцов журналистларга. 

Аның сүзләренчә, әгәр укытучы электрон журнал алып бара икән, ул кабатланмый, һәм кәгазь журнал алып барылмый.

«Бюрократия хисаплары буенча кайнар линия ачтык, күп кенә укытучылар, электрон журнал алып барсалар, кәгазь журнал да тутырырга тиешлекләренә зарландылар. Министрлык үз позициясен әйтте: әгәр кәгазь журнал алып барыла икән, электрон журнал тутырылмый, электрон класс журналы алып барыла икән, кәгазь журналны тутырырга кирәкми. Бу укытучылар хисапларын киметәчәк», — дип белдерде министр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100