news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илсур Һадиуллин авыл укытучылары турында: Алар халыкның күз алдында тора

Татарстанның мәгариф һәм фән министры бүген «Авыл укытучысы» бәйгесе җиңүчеләре белән очрашты.

Илсур Һадиуллин авыл укытучылары турында: Алар халыкның күз алдында тора
https://tatarstan.ru/

(Казан, 4 октябрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин авыл укытучыларын шәһәр укытучылары белән чагыштырып, аларның роле турында фикерен әйтте.

«Авыл укытучысы шәһәр укытучысыннан аерыла. Авыл укытучысының йөзе, тоткан урыны, тәрбияви аурасы зуррак. Авылда укытучы халыкның уч төбендә тора. Укытучыны авылда бөтен кеше күзәтеп, сынап тора», — диде Илсур Һадиуллин «Авыл укытучысы» бәйгесе җиңүчеләрен тәбрикләгәндә.

Бүген министр «Мәгариф» журналы Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы белән берлектә оештырган «Авыл укытучысы» бәйгесе җиңүчеләре белән очрашты.

«Укытучылар көненә багышланган атналыкны авыл укытучылары белән очрашудан башладым. Бу минем өчен зур сөенеч тә, мәртәбә дә. 4 октябрьдән 10 октябрьгә кадәр илкүләм укытучылар атналыгы билгеләп үтелә, тик мөгаллимнәребезнең хезмәтен бер атна эчендә генә бәяләп, аларга хөрмәт күрсәтеп бетерә торган түгел», — диде Илсур Һадиуллин.

Бәйге шартлары буенча, беренче этапта укытучылар алдан күрсәтелгән актуаль темаларның берсенә инша язып, редакциягә юллаган. Икенче этапка узган утыз конкурсант жюри игътибарына дәрес планын җибәргән. Шулар арасыннан ун финалист сайлап алынган. Финалистлар Казанның 2нче татар гимназиясендә балаларга дәрес биреп күрсәткән. Финалда өч җиңүче һәм җиде номинант билгеле булган.

Өч этап аша сынау узган җиңүчегә 50 мең сум, икенче урынга лаек булучыга 30 мең сум, өченче урын алучыга 20 мең сум, төрле номинацияләрдә җиңүче җиде укытучыга унар мең сум күләмендә акчалата премия бирелә. Бәйгенең финалына узган педагогларны министр иртәгә «Пирамида» күңел ачу үзәгендә узачак укытучылар бәйрәменә чакырды. Бәйрәмдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның да катнашуы көтелә.

«Сигез ел буе гамәлдә булган „Авыл укытучысы“ бәйгесен „Мәгариф“ журналы башлап җибәргән иде. Аны бүгенге көндә уңышлы баруында да редакциянең роле зур. „Мәгариф“ — ул безнең өстәл журналы», — диде министр.

«Мәгариф» журналының баш мөхәррире Сөмбел Таишева бәйгегә йөзгә якын эш килүен әйтте һәм аеруча активлык күрсәткәннәр арасында Нурлат, Арча, Балтач, Биектау, Яшел Үзән, Әгерҗе районнарын атады.

Чарада катнашучылар бертавыштан «Авыл укытучысы» бәйгесен авылларда эшләүче педагоглар өчен атап оештырылган бердән-бер бәйге, дип атадылар. Төрле районнардан җыелган мөгаллимнәр министр белән очрашып, бер өстәл артында фикер алышуны гомергә истә калырлык чара буларак тасвирладылар.

«Авыл укытучысы» бәйгесе җиңүчеләре:

1 урын — Закирова Асия Шәүкәт кызы, Яшел Үзән районы А. Шамов исемендәге Татар Танае урта мәктәбенең биология һәм химия укытучысы.

2 урын — Кәримов Равил Фәйзрахман улы, Балык Бистәсе районы Яңа Арыш урта мәктәбенең математика укытучысы.

3 урын — Вәлиева Ләйсән Фоат кызы, Арча районы Иске Чүриле мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

Номинацияләрдә җиңүчеләр:

Әхмәтвәлиева Индира Нәбиулла кызы, Нурлат районы Киекле урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы.

Гарифуллина Лениза Харис кызы, Азнакай районы Кәкре Елга урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы.

Гатиатуллина Лилия Хәмит кызы, Питрәчтәге 2 нче урта мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

Закирова Айсылу Габдулла кызы, Теләче районы Ф. Хөсни исемендәге Олы Мәтәскә урта мәктәбенең математика укытучысы.

Мифтахова Руфия Билсур кызы, Балтач районы Арбор төп мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

Хәбибуллина Айгөл Фәнзәт кызы, Әлмәт районы Түбән Мактама бистәсендәге 1 нче урта мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

Хәсәнова Гүзәл Ирек кызы, Биектау районы Олы Кавал төп мәктәбенең математика укытучысы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100