Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Дөньякүләм «Белем җәүһәрләре» бәйгесенә гаризалар кабул итү озайтыла
Бәйге татар телендә ясалган, фән, мәгариф һәм мәдәният өлкәләре белән бәйле интернет-ресурсларны барлау, аларны дөньяга таныту, әлеге ресурс авторларына ярдәм күрсәтү максатыннан үткәрелә.
(Казан, 4 октябрь, «Татар-информ»). Укытучылар көне уңаеннан XII Дөньякүләм «Белем җәүһәрләре» бәйгесенә гаризалар кабул итү 7 октябрьгә кадәр озайтыла.
Бәйге татар телендә ясалган, фән, мәгариф һәм мәдәният өлкәләре белән бәйле интернет-ресурсларны барлау, аларны дөньяга таныту, әлеге ресурс авторларына ярдәм күрсәтү максатыннан үткәрелә, дип хәбәр итә оештыручылар.
Ул түбәндәге номинацияләр буенча оештырыла:
1. Мәгариф һәм фән өлкәләрендә иң файдалы һәм популяр интернет-проект;
2. Гаилә, милли тәрбия һәм сәламәт яшәү рәвеше өлкәләрендә иң файдалы һәм популяр интернет-проект;
3. Мәдәният һәм туризм өлкәләрендә иң файдалы һәм популяр интернет-проект;
4. Сәясәт, эшмәкәрлек һәм икътисад өлкәләрендә иң файдалы һәм популяр интернет-проект». Әлеге номинациядә сәясәткә, эшмәкәрлеккә, икътисадка багышланган интернет-проектларның авторлары/җитәкчеләре катнаша ала.
5. Татарстан Республикасыннан читтә эшләп килгән иң файдалы һәм популяр интернет-проект;
6. ВКонтакте социаль челтәрендә иң файдалы һәм популяр татар төркеме (берләшмәсе);
7. Инстаграмда иң файдалы һәм популяр татар аккаунты;
8. Иң файдалы һәм популяр татарча видеоблог/видеоканал;
9. Иң файдалы һәм популяр татарча мобиль кушымта;
10. Татарча Википедияне үстерүдә иң зур өлеш керткән википедияче.
Бәйге Татарстан Республикасы министрлыклары һәм оешмалары белән берлектә, күп санлы физик һәм юридик затлар ярдәме белән оештырыла. Гран-при иясенә ноутбук бүләк ителәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз