news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актаныш районында укытучыларны Айдар Галимов котлады

Укытуда уңышларга ирешүчеләргә Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары тапшырды. 

Актаныш районында укытучыларны Айдар Галимов котлады
http://aktanysh-rt.ru/

(Актаныш, 4 октябрь, «Татар-информ», «Актаныш-информ»). Актанышта укытучылар бәйрәме үтте. Әлеге чарага Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты Айдар Галимов та чакырылган иде. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Укытучы көне-үзенчәлекле җылы бәйрәм. Чөнки аны мәктәп бусагасын атлап кергән һәркем билгеләп үтә. Шул уңайдан, бүген 3 октябрь көнне Актаныш бүләк базасында бик матур чара булды.

Ул үзенчәлекле башланып китте. Ничәмә-ничә еллар балаларга белем бирүдә хезмәт куйган ветеран укытучыларны искә алу бәйрәмне тулыландырып, баетып җибәрде.

Укытучылар бәйрәмен башлап, район башлыгы Энгель Фәттахов педагогларны  һөнәри бәйрәмнәре белән котлап, киләчәк эшләрендә уңышлар теләде.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100