Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мәгариф министрлыгы 2016-2017 елда Россиянең иң яхшы мәктәпләре рейтингын тәкъдим итте
Мәктәпне бәяләгәндә, төп шарт булып, бөтенроссия һәм халыкара олимпиадаларда катнашу күрәсткечләре һәм йомгаклау аттестациясе нәтиҗәләре торган.
(Казан, 4 октябрь, "Татар-информ"). "Россиянең иң яхшы мәктәпләре" рейтингына 2016-2017 елда югары белем бирү күрсәткечләренә ия булган барлыгы 500 белем бирү оешмасы кергән. әлеге исемлектә барлык диярлек төбәкләрдән мәктәпләр бар. Бу хакта "Интерфакс" яза.
Шул ук вакытта, Чечня республикасы, Хакасия, Тыва, Көньяк Осетия, Кырым, Калмыкия, Дагыстан, Алтай, Ненецк автоном округы, Карачай-Черкес республикасы, Байкал арты крае һәм Еврей автоном өлкәсе, шулай ук Приморск крае мәктәпләре рейтингка кермәгән.
500 иң яхшы мәктәпнең 136 сы (исемлекнең өчтән бере диярлек) - Мәскәүнеке, 32се - Санкт-Петербургныкы, 29ы Татарстан мәктәбе.
Иң яхшы мәктәпләр рейтингын тәкъдим итүдә вице-премьер Голодец аңлатуынча, теге яки бу мәктәпне бәяләгәндә, төп шарт булып, бөтенроссия һәм халыкара олимпиадаларда катнашу күрәсткечләре һәм йомгаклау аттестациясе нәтиҗәләре тора. Шулай ук белем бирүнең эзлеклелеге һәм конкурсның булу-булмавы исәпкә алынган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз