news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия югары уку йортлары онлайн-укуга күчү карарын мөстәкыйль рәвештә кабул итәчәк

Барлык студентлар да битлектән булырга тиеш, дип искәртә Валерий Фальков.

Россия югары уку йортлары онлайн-укуга күчү карарын мөстәкыйль рәвештә кабул итәчәк
архив/Ильнар Тухбатов

(Казан, 4 сентябрь, «Татар-информ»). Санитар-эпидемиология вәзгыяте начарайган очракта, Россия субъектларындагы югары уку йортлары дистанцион укуга күчү турындагы карарны мөстәкыйль рәвештә кабул итәчәк. Бу хакта РФ Фән һәм югары белем министры Валерий Фальковка сылтама белән ТАСС хәбәр итә.

«Эпидемиологик хәл начарланса, төбәкләрдә тиешле карарлар кабул ителәчәк», — дип билгеләп үтте ул «Россия-1» телеканалына биргән интервьюсында.

Журналистларның сорауларына җавап биреп, министр аудиторияләрдәге студентлар саны чикләнмәячәк, дип белдерде. Әмма алар барысы да битлектән булырга тиешлеген искәртте Фальков.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100