news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Раил Фәхретдинов: Бүген төбәкләрдә милләтләрне үзгәртеп кору күренеше бара

«Төбәкләргә йөрибез, анда вазгыять без уйлаганча ук яхшы түгел», — диде тарихчы.

(Казан, 4 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Бүген төбәкләрдә милләтләрне үзгәртеп кору күренеше күзәтелә. Казан федераль университеты профессоры, тарих фәннәре докторы Раил Фәхретдинов шушы проблема турында Тарих институтында «Татарлар: Гамәл стратегиясе»нә багышланган түгәрәк өстәл утырышында сөйләде.

«Төбәкләргә йөрибез, анда вазгыять без уйлаганча ук яхшы түгел. Әстерханда хәлләр катлаулы. Шундый хис туды: әйтерсең, Әстерхан өлкәсендә, татарлардан кала, барлык җәмгыятьләр яңа милләтләрне төзү буенча актив. Кызганыч, Әстерхан өлкәсендә нугай җәмгыяте тарафыннан актив эш бара. Милләтне үзгәртеп корырга омтылып, Әстерхан татарлары территориаль төркемендә нугай үзенчәлекләре формалаша. Алар үзләрен нугайлар дип атый башлады», — диде Раил Фәхретдинов. 

Аның фикеренчә, «бу безнең кул кушырып утыру нәтиҗәсе». Галим 90 еллар тәҗрибәсен искә төшерде.

«Суверенитет вакыты… Без төбәкләргә барып, ничә татар мәктәбе булуын белешеп, татар теле, Татарстан тарихы буенча дәреслекләргә заявкалар бирүгә ирешә идек бит. Ул вакытта да „кайнар“ башлар „Татарстан ни өчен Башкортстанны, башкаларны дәреслекләр белән бушлай тәэмин итәргә тиеш, үзләре түләсеннәр“ диючеләр булды, ләкин акыл өстенрәк чыкты. Без татар теле һәм Татарстан тарихыннан дәреслекләр белән республика тулысынча бушлай тәэмин итүенә ирештек», — диде Раил Фәхретдинов. 

Тарихчы күпме татар мәктәбе калуы турында җитди социологик тикшеренүләр уздырырга кирәк дип саный. Ул хәзер Башкортстанның төньяк-көнбатыш өлешендә дә, Пенза өлкәсендә милләтләр үзгәртелүен искәртте. Стратегиядәге бурычларны үтәү өчен, галим фикеренчә, төбәкләрдәге мәктәпләрне кирәкле әсбаплар белән тәэмин итү практикасы дәвам иттерелергә тиеш.

«Стратегия — ул декларация. Декларация гына булып калмасын, эчтәлеге тулыландырылып торырга тиеш», — диде Раил Фәхретдинов. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100