news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гөлнара Габдрахманова: Татарстан яшьләренең өчтән ике өлеше үзен татар итеп тоя

«Кешеләргә чыннан да аларның этник хисләренә теләктәш булган программа кирәк иде», — диде ул.

(Казан, 4 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан яшьләренең өчтән ике өлеше үзен татар итеп тоя. Тарих институтының этнологик тикшеренүләр бүлеге мөдире, социология фәннәре докторы Гөлнара Габдрахманова бүген түгәрәк өстәл утырышында шулай дип белдерде. Ул «Татарлар: Гамәл стратегиясе»нә социологик бәя бирде. 

2013 елда шәһәр һәм авыл татарлары арасында сораштыру үткәрелгәнен әйтте. Респондентларның 80 проценты үзен татар дип хис итүләрен белдергән. Гөлнара Габдрахманова сүзләренчә, Татарстан яшьләре арасында уздырылган сораштыруда күрсәткечләр түбәнрәк булган. «Шулай да Татарстан яшьләренең өчтән ике өлеше үзен татар итеп тоя һәм кайсы милләткә караганнарын онытмый», — диде.

Татарстаннан читтә дә шундый ук саннар, диде ул. Төмән, Новосибирск, Омск, Томск өлкәләрен мисалга китерде. Анда сораштырылган татарларның 90 проценты беркайчан нинди милләттән булуларын онытмавын әйткән. 

«Кешеләргә чыннан да аларның этник хисләренә теләктәш булган программа кирәк иде. Стратегиядә татарларның килеп чыгышы, теле, мәдәнияте, дине, холык һәм ментальлек — барлык биш компонент төгәл язылган», — диде. 

Ул этник үзенчәлекләрне өйрәнгәндә, семантикага, үзенчәлек «тел»енә кагылу бик мөһим булуын әйтте. Төрле төбәкләрдә татарларның этник үзенчәлеге турында символлар өйрәнеп тупланылганын билгеләп узды. Стратегияне гамәлгә ашырганда алар исәпкә алынырга тиешлеген белдерде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100