Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Дамир Исхаков барлык торак пунктларның тарихын язарга кирәклеген әйтте
Аның фикеренчә, төбәкләрне өйрәнү — мөһим юнәлеш.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 4 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Без барлык торак пунктларның тарихын язарга тиеш. «Туган җир» журналы баш редакторы, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура әгъзасы, тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков Мәрҗани исемендәге Тарих институтында «Татарлар: Гамәл стратегиясе»ндә гуманитар фәннәр киләчәге» темасына түгәрәк өстәлдә шул хакта әйтте.
«Төбәкне өйрәнүчеләр эше буенча план төзергә кирәк. Бу юнәлеш юнәлеш мөһим. Без иртәме-соңмы барлык торак пунктларның тарихын язарга тиеш. Дүрт меңләп торак пункт бар, берничә йөзе юкка чыккан. Бу бик саллы эш. Башкортлар эшләде. Безнең эш биш тапкыр күбрәк», — диде Дамир Исхаков.
Утырышны Тарих институты директоры вазифаларын башкаручы Радик Салихов алып барды. Стратегия нигезендә эш алып бару буенча үз фикерләре белән тарих белгечләре Искәндәр Гыйләҗев, Раил Фәхретдинов, Гөлнара Габдрахманова һәм башкалар уртаклашты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз