(Казан, 4 сентябрь, "Татар-информ", "
Әгерҗе хәбәрләре"). Федераль дәүләт белем бирү стандарты (ФГОС) таләбе буенча Әгерҗе районының барлык мәктәпләрендә икенче чит тел укытыла башлады. Бу хакта район басмасы яза.
Немец теле 7, 8 сыйныфларда атнага – бер, 9 сыйныфта икешәр сәгать керәчәк.
"Узган ел эксперимент рәвешендә 1 нче гимназия, 3 нче, Иж-Бубый мәктәпләрендә икенче чит тел кертелә башлаган иде. 1 сентябрьдән ул барлык мәктәпләрдә дә укытылачак. Чит телләр өйрәнүгә килгәндә, ул – заман таләбе. Күп тел белү баланың хәтер һәм акыл үсешен камилләштерә", – ди мәгариф идарәсе җитәкчесе Вәсилә Сафиуллина.
Моның өчен чит тел укытучылары, махсус курсларда укып, белемнәрен арттырганнар.