news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ата-аналар Россия мәгариф министрына сорау бирә ала

Министр сорауларга Бөтенроссия ата-аналар җыелышында җавап бирәчәк.

(Казан, 4 август, «Татар-информ»). 28 августта VIII Бөтенроссия ата-аналар җыелышы була. Биредә Россия Федерациясе мәгариф министры Сергей Кравцов туры эфирда укучыларның ата-аналары сорауларына җавап бирәчәк.

Аралашу илнең төрле төбәкләреннән кергән диалог форматында узачак. Туры эфирны онлайн-трансляция кысаларында күзәтергә мөмкин. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итте.

Министрга сорауны 20 августка кадәр Гомумроссия ата-аналар җыелышы сайтында, сораулар җыю өчен махсус биттә бирергә мөмкин, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100