news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан мәктәпләрен гомумроссия мәктәп сайтлары рейтингында катнашырга чакыралар

Гаризаларны 7 сентябрьгә кадәр биреп була.

(Казан, 4 август, «Татар-информ»). Россия яңа университеты (РосНОУ) һәм «Мәгариф» компанияләр төркеме мәктәп сайтлары гомумроссия рейтингының 13 нче версиясе башлануы турында игълан итә. Гаризалар кабул итү 3 августта ачылды, 8 сентябрьдә үз-үзеңне тикшеренү башланачак. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итте.

Катнашучылардан гаризалар кабул итү 2020 елның 7 сентябрендә тәмамланачак, шул ук вакытта 8-12 версиядә катнашучыларның гаризалары автомат рәвештә озайтылачак. Тикшеренүләр 2020 елның 8 сентябреннән 12 октябренә кадәр кабул ителәчәк. Мәктәп интернет-ресурсларын бәяләүне урнаштырылган мәгълүматның тулылыгын һәм сыйфатын, шулай ук сайттан файдалануның уңайлылыгын анализлый торган бәйсез экспертлар үткәрәчәк.

Мәктәп сайтларының XIII Бөтенроссия рейтингы нәтиҗәләре 2020 елның 21 декабрендә билгеле булачак. Катнашу шартлары һәм үткәрү графигы рейтинг сайтында урнаштырылган 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100