news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәгариф һәм фән министрлыгы: мәктәпләр укучыларны кабул итәргә әзерләнә

Махсус җиһазлар таләп итмәгән дәресләрдән кала, башка фәннәрне һәр сыйныф үзенә беркетелгән кабинетта гына үзләштерәчәк.

Мәгариф һәм фән министрлыгы: мәктәпләр укучыларны кабул итәргә әзерләнә
Солтан Исхаков

(Казан, 4 август, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Татарстан мәктәпләре яңа уку елында балаларны кабул итәргә әзерләнә. Куркынычсызлык һәм саклану чаралары эпидемиологик вәзгыятькә нигезләнеп көчәйтеләчәк. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте җитәкчесе Алсу Мөхәммәтова хәбәр итте.

«Махсус җиһазлар таләп итмәгән дәресләрдән кала, барлык башка фәннәрне һәр сыйныф үзенә беркетелгән кабинетта гына үзләштерәчәк. Балалар арасында контактларны киметү максатыннан, дәресләрнең һәм тәнәфесләрнең расписаниесы үзгәртеләчәк. Әлеге таләп мәктәпкә кергәндә тән температурасын үлчәү вакытына да, ашау вакытына да кагыла», — дип аңлатты Алсу Мөхәммәтова.

Белем бирү оешмаларының эше санитар-эпидемиологик кагыйдәләрне үтәүне күздә тотып оештырылачак. Куркынычсызлык кагыйдәләре Россиянең баш санитар табибының 16нчы карары нигезендә 30.06.2020 елда расланган.

Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр иткәнчә, һәр мәктәптә кулларны гигиеник эшкәртү, шәхси саклану чаралары, контактсыз термометрия өчен аппаратлар сатып алына.

Дәрес вакытында укучыларга саклану чараларын кию мәҗбүри булмаячак. Ашханәдә эшләүче хезмәткәрләр шәхси саклану чараларыннан булырга тиешлеге әйтелә.

«Россия мәгариф министры Сергей Кравцов үзенең чыгышында яңа уку елының беренче ике атнасында һәр мәктәптә укучылар сәламәтлеген күзәтүче медицина хезмәткәре булачагын, әлеге мәсьәләнең Сәламәтлек саклау министрлыгы белән килешенгәнен әйткән иде», — дип хәбәр итте ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкиле.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100