КДУ икенче дулкын Бердәм дәүләт имтиханына әзерлек курслары уздыра

Җәйге әзерлек курслары агымдагы елның 25 июленә кадәр дәвам итә
(Казан, 4 июль, “Татар-информ”, Римма Гатина). Казан дәүләт университетының Укыту-методик үзәге тестлаштыру һәм Бердәм дәүләт имтиханына әзерлек курсларын уздыру турында игълан итә. Җәйге әзерлек курслары агымдагы елның 25 июленә кадәр дәвам итә.
КДУның рәсми сайтында хәбәр ителгәнчә, әлеге курслар рус теле һәм әдәбияты, татар теле һәм әдәбияты, Россия тарихы, җәмгыять белеме, математика, физика, химия, биология, география, информатика, чит телләр (инглиз, француз, немец) предметларыннан тапшырыла торган керү имтиханнары буенча материалны уңышлы үзләштерергә ярдәм итә.