ТДГПУ студенты Р.Мөдәрисов бөтенроссия авторлык проектлары бәйгесендә беренче урынны алды

Р.Мөдәрисов бәйгенең “Россия төбәкләре, муниципаль берәмлекләрнең стратегик үсеш проектлары” номинациясендә “Татарстан Республикасының электрон туристик атласы”н тәкъдим иткән
(Казан, 4 июнь, “Татар-информ”). Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетының Табигать-география факультеты студенты Рәфыйк Мөдәрисов яшьләр арасында Россия территорияләрен социаль-икътисади яктан үстерүгә юнәлтелгән “Минем илем – минем Россиям” дип аталган авторлык проектлары бөтенроссия бәйгесендә беренче урынны алды.
Р.Мөдәрисов бәйгенең “Россия төбәкләре, муниципаль берәмлекләрнең стратегик үсеш проектлары” номинациясендә “Татарстан Республикасының электрон туристик атласы”н тәкъдим иткән. Аңа Мәскәүдә 3 июньдә РФ Дәүләт Думасында “Мәгариф” илкүләм өстенлекле проектның акчалата премиясе тапшырылды.