news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

КДУ Ю.Либих исемендәге Гиссен университеты белән хезмәттәшлеккә 20 ел тулуны билгеләп үтә

Тантана башланыр алдыннан, КДУда әлеге юбилейга багышланган фотокүргәзмә ачылачак

(Казан, 4 июнь, “Татар-информ”). Иртәгә – 5 июньдә Казан дәүләт университетының Актлар залында КДУ белән Ю.Либих исемендәге Гиссен университеты арасындагы хезмәттәшлеккә 20 ел тулуга багышланган тантаналы җыелыш уза.
КДУның рәсми сайты хәбәр иткәнчә, тантанада Германиянең академик алмашулар хезмәте вице-президенты (DAAD) М. Хубер, хезмәтнең Мәскәүдәге вәкиллеге башлыгы Т. Праль, Гиссен университеты проректоры К.-Х. Когель, ТР Мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов, Гиссен университетының 45 кешедән торган делегациясе катнашуы көтелә.
Тантана башланыр алдыннан, КДУда әлеге юбилейга багышланган фотокүргәзмә ачылачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot