Бүген Түбән Каманың 2 мең укучысы соңгы Бердәм дәүләт имтиханын тапшыра

Бүген Түбән Каманың 7 мәктәбендә математика буенча БДИ уза. Аны 2 меңнән артык укучы тапшыра
(Түбән Кама, 4 июнь, “Татар-информ”, Сергей Толмацкий). Бүген Түбән Каманың 7 мәктәбендә математика буенча соңгы Бердәм дәүләт имтиханы уза. Дәүләт имтиханын 2 меңнән артык укучы тапшыра, аларның 1457се – шәһәрнең 11нче сыйныфын тәмамлаучылар, 40ы – авыл мәктәпләре укучылары, калганнары төрле урта махсус уку йорты студентлары.
Укучыларга биремнәрне чишәр өчен 4 сәгать вакыт биреләчәк. Шуннан соң эшләр тикшерелү өчен Казанга һәм Мәскәүгә озатылачак.
Бүген Түбән Кама муниципаль берәмлегенең мәгариф идарәсе белгечләре “Татар-информ” агентлыгы журналистына химия, биология, физика, җәмгыять белеме һәм Россия тарихы буенча БДИ нәтиҗәләрен хакында хәбәр итте. Тулаем алганда, Түбән Кама укучылары үз алларына куелган бурычларны үти алган дияргә була. 5 имтихан нәтиҗәләре буенча, бары 58 укучы гына “икеле” алган. Алар үз билгеләрен бер айдан соң төзәтә алачак. Түбән Кама мәктәпләрендә яңадан аттестацияләү 1-10 июль көннәрендә узачак.
Рус теле һәм математика буенча имтихан нәтиҗәләре якын көннәрдә билгеле булыр дип көтелә.