news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алабуганың «Университет мәктәбе«ндә IT-класс ачылачак

Укучылардан гаризалар 1 апрельдә кабул ителә башлады.

Алабуганың «Университет мәктәбе«ндә  IT-класс ачылачак
http://alabuganury.ru/

(Алабуга, 4 апрель, «Татар-информ», «Алабуга нуры»). Быел Алабуганың «Университет мәктәбе«ндә IT-класс ачу планлаштырыла. КФУның Алабуга институты директоры Елена Мерзон ата-аналарга һәм 9нчы сыйныф укучыларына кабул итү һәм укыту турында сөйләде.

«Хәзер үк хезмәт базарында мәгълүматны анализлау, машина белән укыту һәм программалаштыру өлкәсендәге белгечләргә ихтыяҗ зур, ул елдан ел арта. IT-белгеч булуның сәбәбе — ул хезмәт хакы. КФУның Алабуга институты «Университет мәктәбе«ндә базасында мәктәп укучылар өчен үзенчәлекле IT-сыйныф ачарга карар кылды», — диде ул.

Алабуга институты укытучылары белән берлектә IT-сыйныф программасын тормышка ашыруда Мәгълүмати технологияләр һәм мәгълүмати системалар институты, Хисаплау математикасы һәм мәгълүмати технологияләр институты, шулай ук IT-лицей кебек КФУның башка профильле бүлекчәләре дә җәлеп ителәчәк.

Елена Мерзон сүзләренчә, бу сыйныфта укучыларга тырышып эшләргә туры киләчәк. Аларның һәрберсенә ноутбук биреләчәк, бу аларга укуда зур ярдәм булачак. Сүз уңаеннан, уку планы шул рәвешле эшләнәчәк, барлык өстәмә дәресләрне алар мәктәптә үк алачак. 

Өлкән сыйныф укучылары дәресләрдә заманча мәгълүмати технологияләр дөньясында ориентлашырга, аларны көндәлек, уку һәм һөнәри бурычларны хәл итү өчен кулланырга өйрәнәчәк, Python телендә программалаштыру күнекмәләрен үзләштерәчәк, IT-проектларда һәм ярышларда катнаша алачак.

Кабул итү кампаниясе берничә этапта узачак һәм беренчесе 1нче апрельдә башланачак. Катнашырга теләге булган һәркем институтның сайтында гариза, анкета тутыра, видеомөрәҗәгать яздырып, аларны электрон почталарына килгән адрес буенча юллый ала. Икенче этапта 10 майдан 20 майга кадәр алар әңгәмә үтә, шуннан соң июньнең беренче яртысында IT-лагерьдә катнаша алачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot