news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның аз комплектлы мәктәпләре киләсе атнада эшли башларга мөмкин

Аларга санитар-эпидемиологик режимны үтәү шарты куела.

Татарстанның аз комплектлы мәктәпләре киләсе атнада эшли башларга мөмкин
архив/Эльвира Мухаметдинова

(Казан, 4 апрель, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда азкомплектлы мәктәпләргә киләсе атнада эшли башларга рөхсәт ителергә мөмкин. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында видеоконференция режимында санитар-эпидемиягә каршы комиссия утырышында ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева хәбәр итте.

“Санитар-эпидемиологик режимны үтәү шарты белән аз комплектлы мәктәпләр киләсе атнада эшкә чыга ала”, - диде ул.

Ләйлә Фазлыева сүзләренчә, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы тәкъдимен хуплаган.

Коронавирус таралуына юл куймас өчен, Татарстан мәктәпләрендә 6 апрельдән дистанцион уку башлана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100