news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия мәктәпләрендә уку елын 8 июньгә кадәр озайтырга мөмкиннәр

Мәгариф министры Сергей Кравцов «Өй сәгате» онлайн-марафоны эфирында шулай дип белдерде.

Россия мәктәпләрендә уку елын 8 июньгә кадәр озайтырга мөмкиннәр
архив/Александр Эшкинин

(Казан, 4 апрель, «Татар-информ»). Кайбер мәктәпләрдә уку елы 8 июньгә – Бердәм дәүләт имтиханы башланган көнгә кадәр озайтылырга мөмкин. Бу хакта РИА Новости агентлыгы РФ мәгариф министры Сергей Кравцовка сылтама белән хәбәр итә.

«8 июньгә кадәр кайбер мәктәпләрдә мәгълүм сәбәпләр аркасында укулар дәвам итәргә, ул Бердәм дәүләт имтиханы башланган көнгә кадәр озайтылырга мөмкин», - дип белдерде Кравцов «Өй сәгате» онлайн-марафоны эфирында.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100