news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәгариф министры 6 апрельдән уку дистанцион формада башланачагын әйтте

Балалар бакчаларында дежур төркемнәр эшләвен дәвам итәчәк.

Мәгариф министры 6 апрельдән уку дистанцион формада башланачагын әйтте

(Казан, 4 апрель, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстанның Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов укучыларның әти-әниләренә мөрәҗәгать белән чыгып, мәктәпләрдә, урта профессиональ уку йортларында һәм вузларда уку процессының 6 апрельдән дистанцион формада дәвам итәчәген әйтте.

«Беренчедән алып 11нчегә кадәр барлык сыйныфлар, уку программасында кабул ителгәнчә, дистанцион формада укуны дәвам итәчәк. Укучылар һәм педагоглар төрле электрон платформалар кулланачак", - диде ул.

Рафис Борһанов Татарстан балалар бакчаларында дежур төркемнәр эшләвен дәвам итәчәген әйтте. «Безнең "алгы сафларда" булган кешеләребез, шәһәрләребезнең, республикабызның яшәешен тәэмин итүчеләр борчылмасын. Аларның балаларын дежур төркемнәр кабул итәчәк", — диде ул.

Мәгариф министры барлык мәктәпләрнең дә дистанцион формада укытуга әзер булуын әйткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100