news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Аграр уку йортларына студентларга практика оештырырга рөхсәт ителәчәк

«Без практикага рөхсәт бирәбез, тик санитар-эпидемиологик режим үтәлергә тиеш», — диде Ләйлә Фазлыева.

Аграр уку йортларына студентларга практика оештырырга рөхсәт ителәчәк
архив/Азнакаево (Тансылу Саниева)

(Казан, 4 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Коронавирус таралуга юл куймау өчен, чикләү чаралары шартларында да аграр уку йортларына студентларга практика оештырырга рөхсәт ителәчәк. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында видеоконференция режимында санитар-эпидемиягә каршы комиссия утырышында ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева хәбәр итте.

Ул моның ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсе булуын искәртте. «Хәзер студентларның практика чоры башлана. Без практикага рөхсәт бирәбез, тик санитар-эпидемиологик режим үтәлергә тиеш. Көн саен контроль кирәк. Практикага 20 студент киткән икән, температурасын үлчисез, сәламәтлек торышын беләсез, шул вакытта эшли ала», — диде вице-премьер.

Ләйлә Фазлыева әйтүенчә, Татарстанда киләсе атна эшләми торган атна булып калачагы тәгаен билгеле. «Чикләү чаралары, изоляция дәвам иттерелә. Балалар бакчаларында дежур группалар гына булачак. Белем бирү системасында читтән торып уку оештырыла. Сәүдә үзәкләре эше чикле булачак. Бары тик азык-төлек кибетләре, даруханәләр генә ачык, банклар эшләячәк», — диде.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100