news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

КФУда телләргә өйрәтү методикасын камилләштерү турында фикер алышачаклар

Семинарда Азәрбайҗан, Төркия, Казахстан һәм Россиянең төрле төбәкләре арасында халыкара хезмәттәшлек ныгытылачак.

КФУда телләргә өйрәтү методикасын камилләштерү турында фикер алышачаклар
Салават Камалетдинов/архив

(Казан, 4 февраль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында 18 февраль көнне 13.00 сәгатьтә «Телләргә өйрәтү методикасын камилләштерү: алдынгы тәҗрибә алмашу мәйданчыгы» дигән V Халыкара фәнни-методик семинар үтәчәк.

«Азәрбайҗан, Төркия, Казахстан һәм Россия төбәкләрендә эшләүче галимнәр телләр өйрәтү һәм өйрәнү проблемалары хакында сөйләшәчәк. Алар арасында туган телгә өйрәтү, телләрне икенче тел буларак укыту, телгә өйрәтүдә заманча һәм инновацион технологияләрне куллану һәм мәдәниятара багланышларда төрки телләрнең роленә караган докладлар була», — диде «Татар-информ» хәбәрчесенә КФУ доценты, оештыру эшләре өчен җаваплы Эльвира Денмөхәммәтова.

Халыкара фәнни-методик семинарда катнашу офлайн һәм онлайн форматта үтәчәк. Чыгышлар рус, татар, төрек һәм инглиз телләрендә булачак. «Семинарда катнашучыларның фәнни мәкаләләре (авторлык редакциясендә) Халыкара фәнни-методик семинар материаллары җыентыгында бастырылачак», — диде галимә.

Халыкара фәнни-методик семинар эшендә катнашу өчен гаризалар 10 февральгә кадәр seminar.onlayn@mail.ru электрон почтасына кабул ителә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100