news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Көллиятләрдә сыйныф җитәкчелеге өчен өстәмә түләү булачак

Владимир Путин әлеге мәсьәләне 15 мартка кадәр хәл итәргә кушты.

Көллиятләрдә сыйныф җитәкчелеге өчен өстәмә түләү булачак
Александр Эшкинин

(Казан, 4 февраль, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин көллиятләрдә сыйныф җитәкчелеге өчен өстәмә түләү чаралары булдырырга кушты. Хөкүмәт һөнәри белем бирү оешмаларында сыйныф җитәкчеләре өчен дәүләт казнасы акчаларыннан ай саен акчалата түләү кертү мәсьәләсен 15 мартка кадәр хәл итәргә тиеш.

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр иткәнчә, мондый белем бирү оешмаларының матди-техник базасын яңарту өчен иганә иткәндә инвестицион салым чигерү мөмкинлеген эшләү дә йөкләнде.

2022 елның сентябренә кадәр Министрлар Кабинеты урта һөнәри белем бирү программалары буенча дәреслекләр һәм уку әсбаплары урнаштыру өчен бердәм электрон ресурс булдырырга тиеш.

Моннан тыш, Президент Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгына март азагына кадәр төбәк хезмәт базарларында инвалидлар ала алырдай өстенлекле һөнәрләр исемлеген яңарту мәсьәләсен хәл итәргә кушты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100