news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илшат Гафуров дистанцион уку турында: Элекке уку системасына тулаем кайту булмаячак

КФУ ректоры Илшат Гафуров сүзләренчә, КФУда якынча 50 мең студент белем ала, укыганда цифрлы технологияләрне файдалану аларга төрле катлаулы хәлләрдән чыгарга ярдәм итә.

(Казан, 4 февраль, «Татар-информ», Алинә Айдарова). Коронавирус пандемиясеннән соң КФУда уку-укыту тулаем элеккеге кебек булмаячак, диде КФУ ректоры Илшат Гафуров.

«Без беркайчан да 100 процентка дистанцион уку формасына күчмәдек. Барысы да эпидемиологик вазгыятькә бәйле. Көн саен авыручылар саны 85-95 кешегә артып бара. Вакцинация булгач, язга хәл яхшырырга тиеш. Бу хәлләрдән һәм барлыкка килгән мөмкинлекләрдән соң элекке уку системасына тулаем кайту булмаячак», — диде Илшат Гафуров.

Ректор фикеренчә, коронавирустан вакцинация башлангач, язга таба хәлләр яхшырыр. «Әгәр бездә халыкара агым булмаса, без чит илләргә йөрмәсәк, коллектив иммунитет барлыкка килер иде. Төрле илләрдән авыруны алып кайтучылар булачак, һәм барысы да кабатланачак», — диде ул.

«Һәр студент укуның индивидуаль программасын сайлый ала. КФУда якынча 50 мең студент белем ала, укыганда цифрлы технологияләрне файдалану аларга төрле катлаулы хәлләрдән чыгарга ярдәм итә», — ди Илшат Гафуров.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100