news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан студенты «Ел студенты. Табиблар» бөтенроссия конкурсының махсус призын яулады

Финалда Россиянең 24 төбәгеннән 100 кеше катнашты.

Казан студенты «Ел студенты. Табиблар» бөтенроссия конкурсының махсус призын яулады
КФУның матбугат хезмәте

(Казан, 3 декабрь, «Татар-информ»). КФУның Фундаменталь медицина һәм биология институты студенты, Гыйракта туып-үскән Хуссеин Аммар Сафаулдиин Хуссеин «Ел студенты. Табиблар» беренче бөтенроссия конкурсында махсус призга лаек булды.

Хәзер ул Республика клиник хастаханәсенең кызыл зонасында медбрат һәм волонтер булып акча эшли, дип хәбәр итә КФУ матбугат хезмәте.

Конкурсның ике этабында меңнән артык медик студент катнашкан. Иң күп гаризалар Мәскәү, Чечня һәм Татарстаннан килгән. Нигездә, үзләрен «дәвалау эше», «стоматология» һәм «педиатрия» белгечлекләре буенча укучылар күрсәтергә теләгән.

26 ноябрьдән 29 ноябрьгә кадәр Ханты-Мансийскта узган финалда Россиянең 24 төбәгеннән 100 кеше катнашкан. Финалистлар медицина өлкәсендә аерым уңышларга һәм казанышларга ия югары уку йортларының медик-студентлары булган — анда фәнни эшләр, тикшеренүләр, мәкаләләр һәм патентлар бәяләнгән.

Өч финал көнендә конкурста катнашучылар берничә сынау үткән: «Үзпрезентация», «Ситуацион бурыч», «Эшлекле уен», Med Talks һәм «Проект лабораториясе». Бер җиңүче, ике лауреат һәм дүрт махсус приз иясе билгеләнгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot