news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бүгенге көннән «Сәлам» дәреслеген интернетта ирекле кулланып була

«Сайтта дәреслекләр, эш дәфтәрләре, укытучы китаплары, уеннар, карточкалар, җырлар, методик семинарлар белән һәркем файдалана ала», — диде дәреслек авторы Рашат Якупов.

Бүгенге көннән «Сәлам» дәреслеген интернетта ирекле кулланып була
Салават Камалетдинов/архив

(Казан, 3 декабрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Төрле мәктәпләрдән, төбәкләрдән, чит илләрдән укытучылар «Сәлам» дәреслеген һәм эш дәфтәрләрен ирекле куллана ала. Моның өчен, сайтка кереп, «Ученик» төймәсенә басарга кирәк.

«Бары тик Укытучы китабына гына керү өчен („Учитель“ төймәсе) логин-пароль кирәк булыр. Укытучы китабында дәрес планнары, биремнәргә җаваплар, тестлар бирелә, шуңа күрә анда керүне логин-пароль белән сакларга булдык. Укытучылар бу логиннарны алу өчен Мәгарифне үстерү институтына мөрәҗәгать итә ала», — диде «Татар-информ» хәбәрчесенә «Сәлам» дәреслеге авторы Рашат Якупов.

Аның сүзләренчә, «Сәлам» дәреслеге сайтына керү мөмкинлеге сорап бик еш мөрәҗәгать иткәннәр. «Сайтка логин-парольләр, дәреслекләрне кайдан алып була, дип сорыйлар. Ихтыяҗның зур булуын күрәбез, шуңа күрә, ТР Мәгариф министрлыгы һәм Мәгарифне үстерү институты рөхсәте белән ачык доступ ясарга булдык», — дип аңлатты ул.

Дәреслекнең сайтын «Сәлам» дәреслегенең дизайны һәм сайты белән шөгыльләнгән «Теория» студиясе яңарткан. Сайтта дәреслекләр, эш дәфтәрләре, укытучы китаплары, уеннар, карточкалар, җырлар, методик семинар һ.б. урнашкан.

«Сәлам» дәреслеге Мәгариф һәм фән министрлыгы заказы белән 2016 елдан Мәгарифне үстерү институтында (ИРО РТ) оешкан проект офисында әзерләнгән. Хәзерге вакытта 8 сыйныф уңышлы апробация үтеп, мәктәпләргә кертелә. Быел 9 сыйныф апробациясе бара.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100