news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда полилингваль мәктәпкәчә белем бирү концепциясен эшләделәр

Төп басым рус, татар һәм инглиз телләрендә белем һәм тәрбия бирү өчен шартлар тудыруга юнәлтелде.

(Казан, 3 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанда Полилингваль мәктәпкәчә белем бирү концепциясен эшләделәр. Бу хакта мәктәпкәчә һәм мәктәптә белем бирү мәсьәләләре буенча туры эфир вакытында Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин хәбәр итте.

«Концепциядә мәктәпкәчә яшьтәге балаларга күптелле белем бирүне үстерүдә төп басым рус, татар һәм инглиз телләрендә белем һәм тәрбия бирү, балаларны Россиянең күпмилләтле халкының мәдәни байлыгына тарту, милләтара татулык рухында тәрбияләү өчен шартлар тудыруга ясала», - диде мәгариф һәм фән министры.

Һадиуллин татар һәм инглиз телләрен белүче тәрбиячеләрне сайлау буенча эш алып барыла, белем бирү программалары эчтәлеге эшләнә, дип искәртте.

«Әгәр соңгы елларда без мәктәпкәчә яшьтәге балаларга билингваль белем бирүгә төп басым ясасак, бүген мәктәпкәчә яшьтән башлап балаларга күптелле белем бирү мәсьәләләре актуаль булып тора», — диде министр.

Ул шулай ук республикада күптелле белем бирү комплекслары төзелүен искәртте. Алар белән хезмәттәшлек итү өчен балалар бакчалары билгеләнгән.

«Бүгенге көндә республиканың мәктәпкәчә белем бирү өлкәсендә балаларны сөйләм мохите даирәсендә телләргә өйрәтү тәҗрибәсе булган учреждениеләр булуы бик мөһим», — дип йомгаклады министр.

Татарстанда ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев инициативасы һәм ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән күптелле белем бирү комплекслары төзелә.

Быел Казанда «Адымнар — белемгә һәм татулыкка юл» комплексы ачылды, Алабугада «Адымнар-Алабуга» комплексы барлыкка килде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100