news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия Мәгариф министрлыгы дистанцион укуны даими итәргә җыенмый

12 төбәк коронавируска бәйле эпидемиологик вазгыять нормальләшү аркасында традицион белем бирүгә әйләнеп кайткан инде.

(Казан, 3 декабрь, «Татар-информ»). Россия Мәгариф министрлыгы дистанцион укуны даими итәргә җыенмый, бу мәҗбүри чара гына. Бу хакта РИА Новости агентлыгы ведомство башлыгы Сергей Кравцовка сылтама белән хәбәр итә.

«Социаль челтәрләрдәге күп кенә төркемнәрдә һәм безгә белем алу һәрвакыт дистанцион режимда булачак дип язалар. Бу дөрес түгел. Без традицион белем бирү системасыннан беркайчан да баш тартмаячакбыз», - дип белдерде министр «Россия 24» телеканалына биргән интервьюсында.

Кравцов билгеләп үткәнчә, 12 төбәк коронавируска бәйле эпидемиологик вазгыять нормальләшү аркасында традицион белем бирүгә әйләнеп кайткан инде.

news_right_1
news_right_2
news_bot