news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марат Әхмәтов: Татар телен укыту сыйфаты бик төште

«11 ел дәвамында атна саен өчәр сәгать укып, ничек мәктәптән телне белмичә чыгасың?» — диде Татар телен саклау комиссиясе рәисе.

Марат Әхмәтов: Татар телен укыту сыйфаты бик төште
Салават Камалетдинов

(Аксубай, 3 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов фикеренчә, татар телен укыту сыйфаты бик төште. Аксубайда киңәшмәдә ул шул хакта әйтте.

Марат Әхмәтов сүзләренчә, белем бирү стандартлары буенча, атнасына 5-6 сәгать укытырга мөмкинлек булмаса да, яхшылап укытсаң, өч сәгать тә җитә. 

«1-11 сыйныфлар татар телен атнасына өч сәгать укый да, мәктәптән татар телен белмичә чыга. Татар теле укытучыларының эш сыйфатына игътибар итегез. Аз комплектлы классларда һәр бала белән индивидуаль эшләп була бит. Безнең татар телен укыту сыйфаты бик төште», — диде Марат Әхмәтов. Ул киләсе очрашуга кадәр коллектив белән шушы сорауга җавап эзләүне сорады.

Марат Әхмәтов журналистларга әйтүенчә, Кама аръягында күп милләтле районнарда татар телен укытуда уңай үзгәреш күрер өчен хәйран вакыт кирәк булырга мөмкин. 

«Бу әти-әниләрнең күңел рухы белән дә бәйле, четерекле проблема. Телгә кызыксынуны арттыру, рухи бушлыкны тутыру өчен бик күп чаралар үткәрергә уйлыйбыз, кайберләре буенча әзерлек эше бара. Киләсе елга җанлану сизәрбез дип уйлыйм. Сыйныфларны берләштерү мөмкинлеге дә күздә тотылачак. Киләсе елга телгә зыян килмәслек итеп эшләргә кирәк», — диде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100