news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марат Әхмәтов милли мәктәпләрне заманча җиһазлау бурычы торганын әйтте

Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов заманча җиһазлауны аеруча башлангыч сыйныфларда күбрәк татар сыйныфларына кертергә кирәк, дип саный.

Марат Әхмәтов милли мәктәпләрне заманча җиһазлау бурычы торганын әйтте
Салават Камалетдинов

(Аксубай, 3 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда милли мәктәпләрне заманча җиһазлау бурычы тора. Бу хакта ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов Аксубайдагы киңәшмәдә әйтте.

«Милли мәктәпләр начар җиһазланган. Без республикада мөмкин кадәр кыска срокларда заманча инерактив җиһазлар белән тәэмин итү бурычын куйдык. Бу балалар туган телләрендә мөмкин кадәр кызыксынып шөгыльләнсен  өчен кирәк», — диде Марат Әхмәтов.

Ул милли мәктәпләрдә белем бирү мәсьәләсендә, яңа инновацион алымнар куллану буенча чаралар күрү әһәмиятен ассызыклады. «Укытуны балага үтемлерәк, кызыклырак  итү максатында нәтиҗәләр булыр дип уйлыйм. Республика бюджетыннан да бирелә, бу мәсьәлә буенча республиканың зур компанияләре мөрәҗәгатьләргә уңай җавап бирәләр», — диде. 

Марат Әхмәтов заманча җиһазлауны аеруча башлангыч сыйныфларда күбрәк татар сыйныфларына кертергә кирәк, дип саный.


Галерея: Аксубайда татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча киңәшмәдән фоторепортаж

«Мәгариф һәм фән министрлыгы мәгълүматларыннан күренгәнчә, 204 мәктәптә заманча белем бирә торган җиһазлар әлегә җитми. Рус телендә, чит телендә укыту буенча инновацион методикалар болай да күп. Татар телендә белем бирү буенча методика аксый. Дәреслекләр буенча да проблемалар бар», — диде Марат Әхмәтов журналистларга.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100