Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чаллыда балалар бакчаларында Яңа ел бәйрәмен онлайн-трансляцияләргә тәкъдим иттеләр
Соңгы мәгълүматларга караганда, шәһәрдә коронавирус инфекциясе белән авыруның 1 074 очрагы теркәлгән, 66 кеше медицина күзәтүендә тора.
(Чаллы, 3 декабрь, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Автошәһәрнең баш санитар табибы Илгизәр Бариев журналистларга ата-аналарга бәйрәмдә катнашу тыелу сәбәбен аңлатты һәм балалар бакчалары чыршы бәйрәмнәрен социаль челтәрләрдә онлайн-трансляцияләүне оештырырга тәкъдим итте.
«Социаль челтәрләрдә ата-аналарның балалар бакчасындагы Яңа ел чыршы бәйрәмендә катнаша алмауга ризасызлыгы Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе игътибарыннан читтә калмады. Әмма бу кертелгән чикләүләрдән чигенергә мөмкин булган очрак түгел», - диде Бариев.
Бәйрәм үткәрү тыелмый. Әмма алар һәр төркемдә аерым оештырылырга тиеш – берләштерелгән чыршы бәйрәме рөхсәт ителми. Бәйрәмнән соң бинада дезинфекция чаралары кулланып дымлы җыештыру үткәреләчәк.
Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе вәкиле билгеләп үткәнчә, бәйрәмдә тере катнашуны, әлбәттә, бер нәрсә белән дә алыштырып булмый. «Шулай да мин үз төркемеңдә Яңа ел бәйрәмен онлайн-трансляцияләү вариантын карарга киңәш итәр идем», — диде Бариев.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз