news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әхмәт Гадел укуларында җиңүчеләр билгеле - «Мәгариф»

Күренекле шагыйрь, язучы-публицист, журналист Әхмәт Гадел Мамадыш районындагы Зур Мәшләк авылы зиратында җирләнгән.

(Казан, 3 декабрь, «Татар-информ», «Мәгариф», Ринат Хәйруллин, Мамадыш районы Урта Кирмән урта мәктәбенең тарих укытучысы). Балык Бистәсе районының Зур Мәшләк урта мәктәбендә күренекле шагыйрь, язучы-публицист, журналист Әхмәт Гаделгә багышланган укучыларның фәнни-гамәли конференциясе булып узды. Әлеге чара Татарстан мәгариф министрлыгы, Балык Бистәсе районы мәгариф бүлеге, Зур Мәшләк урта мәктәбе белән берлектә оештырылган иде.

Конференциянең әлеге авыл җирлегендә узуы очраклы түгел: Әхмәт Гадел Мамадыш районындагы Акчишмә авылында туса да, васыяте буенча Зур Мәшләк авылы зиратында җирләнгән. Чөнки аның әтисе шунда җирләнгән. Якташ шагыйребезгә багышланган конференциядә без — якташлары — мамадышлар – катнашмыйча кала алмыйбыз бит инде.

Безнең районны анда Урта Кирмән, Югары Ушмы, Үсәли урта мәктәпләре укучылары һәм укытучылары тәкъдим итте. Әхмәт Гадел укулары биш секциядә алып барылды: татар һәм рус филологиясе, биология-экология-география, Татарстан тарихы һәм укытучылар өчен татар филологиясе.

Конференция эшендә Нурулла Гариф, Факил Сафин, Ринат Нуруллин кебек күренекле тарихчы һәм язучылар, Әхмәт Гаделнең хәләл җефете, улы һәм башка Казан кунаклары катнашты. Оештырылу ягыннан да чара тел-теш тидерерлек түгел иде. Әлеге мәктәп коллективының күп көч куйганлыгы күренеп тора. Укучылар тарафыннан күренекле якташыбызның иҗатына, тормыш юлына багышланган «Син яшәрсең, мең яшәрсең, Син — шагыйрьләр солтаны!» дип исемләнгән композиция дә урынлы булды.

Без исә VIII сыйныф укучысы Рамазан Хәсәнов белән 1920 — 1921 еллар ачлыгы, аның ТАССР төзелү белән бәйләнешен ачуга багышланган фәнни эшебезне тәкъдим иттек. Әлеге эш, жюри әгъзаларында зур кызыксыну уятып, II дәрәҗә Диплом белән бәяләнде. Ә Үсәли урта мәктәбе укучылары Виталий Кирушин белән Альберт Юзеевларның тамгаларга багышланган фәнни эше (фәнни җитәкчесе — тарих укытучысы Лидия Семен кызы Константинова) жюри тарафыннан I урынга лаек дип табылды. Филология юнәлешендә чыгыш ясаган Мамадыш районы укучыларының да фәнни эшләре югары бәяләнде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100