news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә ике елдан Skype һәм Zoom аналогы эшли башлаячак

Россиядә яңа сервисларны мәктәпләрдә видеоэлемтә өчен кертәләр.

(Казан, 3 ноябрь, «Татар-информ»). 2022 елда Россия мәктәпләрендә онлайн-видеоконференцияләр үткәрү өчен яңа сервислар эшләтеп җибәрергә планлаштыралар. Бу турыда ТАСС хәбәр итә.

Россия цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Максут Шадаев Россия сенаторларына докладта шул планнар турында сөйләде. Пандемия вакытында укучылар Россия альтернативасы булмаган чит ил видеоконференция сервисларыннан кулланырга мәҗбүр булды.

«Безне ике интернет-компаниядә ишеттеләр. „Яндекс“ һәм Mail.ru Group үзләренең зур платформаларына „Ростелеком“ белән бергә онлайн-коммуникацияләрне мөстәкыйль рәвештә инвестицияләячәк. 2022 елда бу сервислардан файдаланып булачак», — диде министр.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100