news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Ачык мәктәп» платформасында татар теле бүлеге эшли башлаган

Әлеге платформада 250 меңнән артык укучы шөгыльләнә.

(Казан, 3 ноябрь, «Татар-информ», Ләйсән Рәхмәтуллина). «Ачык мәктәп» платформасында быелгы уку елыннан татар теле бүлеге эшли башлаган. Бу хакта Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты каршындагы «Ачык мәктәп 2035» ресурс үзәге җитәкчесе, проектның төбәк координаторы Нурия Гаязова сөйләде.

«2019 елның октябреннән Татарстанда „Ачык мәктәп“ проекты эшләп китте. Республикабызның 500 белем бирү учреждениясе цифрлы онлайн-платформага тоташтырылды. Хәзерге вакытта платформада 20 меңнән артык укытучы эшли һәм 250 мең укучы актив шөгыльләнә», — диде проектның төбәк координаторы Нурия Гаязова.

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты базасында актив эшләп килүче «Ачык мәктәп» ресурс үзәге оештырылган.

«Татар теле бүлеге 2020-2021 уку елы башыннан эшли башлады. Дәресләр „Сәлам“ программасы нигезендә эшләнгән. Төзүчеләре — „Ачык мәктәп“ платформасының методистлары һәм продюсерлары. Хәзерге вакытта татар теле дәресләре башлангыч сыйныфлар өчен генә эшләнгән. Алга таба бөтен сыйныфлар өчен дә контент булдыру күздә тотыла», — дип белдерде Нурия Гаязова.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100