«Россиянең ел укытучысы-2021» бәйгесендә катнашучы: Дәресне эпиграфтан башлау кирәк

«Конкурста яңа алымнарга өйрәнәбез», — дип сөйләделәр педагоглар.

(Ростов-на-Дону, 3 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). «Россиянең ел укытучысы-2021» бәйгесендә катнашучы Коми укытучысы дәресне эпиграфтан башларга кирәк, дигән нәтиҗәгә килгән. Бу хакта ул «Татар-информ» хәбәрчесенә сөйләде.

«Коллегалар чыгышын тыңлап, шундый нәтиҗәгә килдем: дәрес башында эпиграф алымын кулланырга кирәк. Элек шулай эшли идем, аннары никтер оныттым бу алымны. Ул укучыларга бик яхшы тәэсир итә, дәрес мәгънәле лирик чигенештән башласаң, яхшырак ул. Һичшиксез, өйгә кайтам да, рус әдәбияты дәресен эпиграфтан башлаячакмын», — диде Коми Республикасы Сосногорск шәһәреннән рус теле һәм әдәбияты укытучысы Нина Евсеева. 

Педагоглар конкурста яңа алымнарга өйрәнеп, үзләре өчен нәтиҗәләр ясап кайтып китәчәкләре турында сөйләделәр. Әйтик, Нина Евсееваның изложение язганда текстны тиз отып калу буенча скрайбинг тәҗрибәсен Кострома өлкәсеннән Анна Калинникова һәм Тыва Республикасыннан Екатерина Китайкина да файдаланып карарга теләүләрен әйттеләр.

«Хәтта олы кешегә дә текст сөйләү кыен булырга мөмкин. 12 яшьлек баланы ничек итеп изложение язарга өйрәтү — минем мастер-класс шуңа багышланган иде. Скрайбинг белән күпләр шөгыльләнә, һәркемнең үз куллану алЫмы, нәтиҗәле алым ул, укучыларның нәтиҗәләрендә дә күренә. Имтиханнарны югары балларга тапшыралар», — диде Евсеева. 

Нина Евсеева бәйгедә дүртенче тапкыр катнашуын, әле 1-2 елдан кабат көчен сынап карарга теләге булганын әйтте. Быел ул 15 лауреат исемлегенә эләкмәде. 

Екатерина Китайкина бәйгедә беренче тапкыр катнаша. «Минем мастер-класс темасы гади: ассоциатив фикерләү. Без тирә-якта күргәннәр барысы да нәрсә белән булса да ассоциацияләшә. Шушы ысул ярдәмендә әсәрнең тирәнлегенә ирешеп була, тормышның ниндидер асыл мәгънәләренә төшенеп була», — диде.

Карачай-Черкесск Республикасыннан башлангыч сыйныфлар укытучысы Татьяна Ивахнова лауреатлар исемлегенә кермәсә дә, үз чыгышыннан бик канәгать булуын әйтте. «Гыйнвардан бирле юнләп йокы күргән дә юк, ләкин шушы драйв, энергия, үзеңне гел эшләргә күндерү миңа бик ошады. Төнлә йокламаска да була икән, үзебезнең яңа якларны ачтык», — диде.

«Борчылмыйм, җиңүчеләр өчен дә сөенергә кирәк, димәк, алар чыннан да җиңүгә лаек, аларның көчле якларын гына өйрәнергә кирәк. Монда көндәшлек, дошманлык юк, беркем бер-береннән читләшми, киңәш тә сорарга була. Мәрхәмәтле, җылы мохит», — диде.

Ивахнова балаларда укырга теләк уяту буенча мастер-класс уздырган. «Үземнең дә кечкенә балаларым бар, нигәдер яратып ашкынып йөрмиләр. Нигә шулай соң бу дип уйлана башладым. Мотивация кирәк, уйнаган җирдән укырга килү күп бала өчен стресс. Шуңа күрә без баланы кызыксындыру өчен иң гадәти булмаган әйберләрне эшләргә тиеш. Күңелендә чаткы уятырга тиеш», — диде. 

Укытучылар бик авыр вакытларда сынмаска нәрсә булышканын сөйләде. «Миңа борчылганда, тиз-тиз йөрү булыша. Кәгазь ваклау да булыша, бөтен начар уйларны шунда өрергә дә, бик ваклаганчы ертырга кирәк», — дип белдерде Нина Евсеева. Калганнар исә, гаилә, өй, якыннары бик булышуын билгеләп үтте.