news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мария Голованова «Россиянең ел укытучысы-2021» бәйгесенең 5 призеры исемлегенә эләкте

Мария Голованова Казанның 122 нче гимназиясенең инглиз теле укытучысы булып эшли.

Мария Голованова «Россиянең ел укытучысы-2021» бәйгесенең 5 призеры исемлегенә эләкте
Гөлнар Гарифуллина

(Ростов, 3 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). «Россиянең ел укытучысы-2021» бәйгесенең 5 призеры билгеле. Аларны Ростов на Дону дәүләт музыкаль театрында узган тантаналы чарада игълан иттеләр. Казан укытучысы Мария Голованова шушы исемлектә.

Мария Голованова Казанның 122 нче гимназиясенең инглиз теле укытучысы булып эшли. 

Биш призер исемлегендә, шулай ук, Капцовлар исемендәге 1520 нче мәктәпнең физика укытучысы Артём Барат (Мәскәү), Төмән шәһәре 16 нчы гимназиясенең физика укытучысы Екатерина Костылева (Төмән өлкәсе), Хабаровск шәһәренең тарих укытучысы Дмитрий Морозов, Ставрополь шәһәренең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Анастасия Шрамко. 

85 укытучы арасында 15 мөгаллим «илнең иң яхшы унбиш укытучысы» исемлегенә эләгеп, җиңү өчен көрәшләрен дәвам итте. Хәзер 15 педагог арасыннан сайланган 5 укытучы абсолют җиңү өчен көрәшәчәк. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100