news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алабугада Мирза Мәхмүтов мирасына багышланган конференция булды

Конференция барышында аның дәвамчылары инициативасы белән Мирза Мәхмүтов исемендәге исемле стипендия игълан ителде.

Алабугада Мирза Мәхмүтов мирасына багышланган конференция булды
http://alabuganury.ru

(Алабуга, 3 октябрь, «Татар-информ», «Алабуга нуры»). 27-28 сентябрьдә КФУның Алабуга институтында «VIII Мәхмүтов укулары. Төбәк һөнәри белем бирү системасын Европа киңлегенә интеграцияләү» халыкара фәнни-гамәли конференциясе үтте.

Конференция уникаль кешенең иҗади мирасына һәм идеяләрен үстерүгә, педагог, белем бирүне оештыручы, көнчыгыш фәннәрен өйрәнүче, Россия Мәгариф академиясе һәм ТР Фәннәр академиясе академигы Мирза Мәхмүтовка багышланды.

Монда Россиядән, шулай ук башка илләрдән — Австрия, АКШ, Италия, Румыния, Словакия, Голландия, Финляндия, Казахстан, Кыргызстан һәм Үзбәкстаннан 100дән артык галим, тикшеренүче, педагог катнашты.

«Алабуга институты — 120 елдан артык тарихы булган уку йорты. Безнең институтның визит карточкасы булып мәгърифәтчелек, фәнни-белем бирү һәм халыкара проектлар: Мәктәп укытучылары фестивале, Стахеев укулары, Тюркология конференциясе тора. Алар белән беррәттән, «Мәхмүтов укулар«ы институт тормышында аерым урын били», — дип чараны ачты КФУның Алабуга институты директоры, педагогика фәннәре кандидаты Елена Мерзон.

«Бүген бу залда утыру бик күңелле, чөнки иҗади рух, галимлек рухы, үз вакытында республикабызның чын мәгърифәт министры булган Мирза Исмәгыйль улы Мәхмүтов рухы хөкем сөрә. Фәнни берләшмә сигезенче тапкыр җыела, аның тәгълиматы, теориясе, практикасы турында фикер алыша, хәтерли һәм укый, бу монда җыелучылар өчен генә түгел, бөтен ил өчен дә бик мөһим», — диде Илсур Һадиуллин.

Пленар утырыш алдыннан бүләкләүләр дә булды. Шулай итеп, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының «Мәгарифтәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе белән «Университет мәктәбе«нең математика укытучысы Алевтина Сафронова бүләкләнде. КФУның Алабуга институты хезмәткәрләре — Ирина Михайлова һәм Ирина Быстровага ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамоталары тапшырылды.

Конференция барышында аның дәвамчылары инициативасы белән Мирза Мәхмүтов исемендәге исемле стипендия игълан ителде. Аның иясе — КФУның Алабуга институтының икътисад һәм юридик фәннәр бүлегендә магистратурада икенче елын укучы Снежана Ушакова.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100