Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Буада илкүләм проект буенча «АБВГДЕЙКа» балалар бакчасы ачылды
Яңа мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе республиканың Идел аръягы зонасында иң зурысы булды.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 3 октябрь, «Татар-информ»). Буада 260 урынлык «АБВДЕЙКа» балалар бакчасы ачылды. Ул "Демография" илкүләм проекты буенча төзелгән һәм Татарстанның Идел аръягы зонасында иң зурысы булды. Бу турыда ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Балалар бакчасын ачу тантанасында Буа районы башлыгы Ранис Камартдинов кунакларны, балаларны, тәрбиячеләрне һәм ата-аналарны сәламләде. Район хакимиятенә һәм мәктәпкәчә белем бирү учреждениесен төзүдә катнашкан һәркемгә рәхмәт сүзләре белән аның мөдире Резеда Абидулина чыгыш ясады, диелә хәбәрдә.
Балалар бакчасында уен бүлмәсе, спорт һәм музыка заллары, йокы бүлмәләре, ашханә, уңайлы санитария бүлмәсе бар. Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә тәрбияләнүчеләр өчен спорт җиһазлары һәм уенчыклар әзерләделәр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз