news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

КФУ сәнгать һәм гуманитар фәннәр буенча THE рейтингына керде

Британия басмасы тарафыннан төзелгән исемлеккә Россиянең алты югары уку йорты кертелгән.

(Казан, 3 октябрь, «Татар-информ»). Казан федераль университеты «Сәнгать һәм гуманитар фәннәр» юнәлеше буенча Британиянең Times Higher Education журналы предмет рейтингына керде. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

Исемлеккә сәнгать өлкәсендә, шул исәптән театраль дизайн, телләр, әдәбият, лингвистика, тарих, фәлсәфә, теология, архитектура һәм археология юнәлешләре буенча белгечләр әзерли торган дөньяның иң яхшы югары уку йортлары кертелгән.

КФУ рейтингта 251-300нче позицияне били. Томск һәм Санкт-Петербург дәүләт университетлары 201-250нче диапазонда урнашкан. Рейтингка беренче тапкыр Урал федераль университеты (301–400) да кертелгән.

Россия югары уку йортларыннан иң яхшы 200 вуз арасында Мәскәү дәүләт университеты һәм Югары икътисад мәктәбе генә бар.

Агентлык билгеләп үткәнчә, «әлеге исемлекне төзегәндә дөньякүләм THE институциональ рейтингындагы кебек үк 13 индикатор кулланыла». Алар биш категориягә (укыту, тикшеренү, өземтә китерү, халыкара бәйләнеш һәм җитештерү эшчәнлегеннән керем) берләштерелгән.

«Татар-информ» агентлыгы алдарак хәбәр иткәнчә, моңа кадәр Казан дәүләт университеты Times Higher Education версиясе буенча дөньяның иң яхшы 600 университеты арасына кергән иде. 

news_right_1
news_right_2
news_bot