news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төгәл фәннәр буенча БДИ тапшыру компьютерларга күчәргә мөмкин

Гуманитар фәннәр буенча имтихан тапшыруны компьютерларга күчерергә мөмкин булмаячак: ясалма интеллект кеше хисен тоймый.

Төгәл фәннәр буенча БДИ тапшыру компьютерларга күчәргә мөмкин
архив/Рамиль Гали

(Казан, 3 сентябрь, «Татар-информ»).Төгәл фәннәр буенча БДИны компьютерларга күчерергә мөмкиннәр. Шул турыда Рособрнадзор башлыгы Анзор Музаев әйтте. Бу хакта ТАСС хәбәренә сылтама белән «Российская газета» хәбәр итә.

«Әлбәттә, компьютерларда тапшыру өчен барыннан да бигрәк табигый - фәнни юнәлештәге предметлар туры килә, - дип сөйләде Рособрнадзор башлыгы Анзор Музаев. - Әлеге мәсьәлә буенча фикер алышулар бик мөһим. Төгәл фәннәр киләчәктә мондый форматка күчүгә дәгъва итә ала торган беренче фәннәр булыр, мөгаен».

Шулай ук Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек итү буенча федераль хезмәт башлыгы гуманитар фәннәр буенча имтихан тапшыруны компьютерларга күчерергә мөмкин булмаячагын билгеләп үтте. Сәбәбе: ясалма интеллект кеше хисен тоймый, ә кеше имтиханда үз фикерләрен белдерә. 

Искәртеп үтик, элек билгеле булганча, яңа уку елында информатика буенча БДИ беренче тапкыр компьютерда узачак. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100