news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быел Татарстанның алты техникум-көллиятендә заманча остаханә барлыкка киләчәк

Узган елгыларны да кертеп, республикада яңа җиһазлы остаханәләр саны 44 кә җитәчәк.

Быел Татарстанның алты техникум-көллиятендә заманча остаханә барлыкка киләчәк
Илнар Төхбәтов

(Казан, 3 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Быел Татарстанның алты һөнәри белем бирү оешмасында — Кама төзелеш көллияте, Лениногорск нефть техникумы, Әлмәт политехник техникумы, Казан радиомеханика көллияте, Алабуга политехник көллияте, Тукай исемендәге Арча педагогика көллиятендә заманча остаханәләр барлыкка киләчәк. Бу хакта ТР вице-премьеры — мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов сөйләде.

Бу максатларга федераль бюджеттан 215 млн сум грант бирелгән. Республикадан 53 млн сум акча өстәлгән. «Ел азагына 29 заманча остаханә булдырылачак», — диде Рафис Борһанов. Аның сүзләренчә, узган елгыларны кертеп, яңа җиһазлы остаханәләр саны 44 кә җитәчәк. 

Былтыр Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумында, Лениногорск политехник көллиятендә, Бөгелмә һөнәри-педагогика көллиятендә 15 заманча остаханә булдырылган. Бу студентларга югары технологияле җиһазларда эшләргә өйрәнү мөмкинлеге бирә. 

Узган елда шушы остаханәләр өчен 55 млн сум федераль ярдәм күрсәтелгән. Республика казнасыннан 29 млн сум акча түләнгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100