news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Инженерларны мәктәптә тәрбиялиләр

Авыл балалары кагәзь һәм калай кисәкләреннән авыл хуҗалыгы машиналары, төрле агрегатларның макетларын ясау белән мәшгуль

 (Казан, 3 сентябрь, “Татар-информ”). Балык Бистәсе районының Түбән Тегермәнлек мәктәбе укучылары, мөгаен, киләчәктә инженер белгечлеген сайлар. Биредә технология фәненә балалар аеруча яратып йөриләр. Укучылар анда үз куллары белән кагәзь һәм калай кисәкләреннән авыл хуҗалыгы машиналары, төрле агрегатларның макетларын ясыйлар. Араларында республика күләмендәге конкурсларда да җиңү яулаучылар бар, дип белдерә “Авыл офыклары” газетасы.

news_right_1
news_right_2
news_bot