news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия мәктәпләрендә һәм вузларында Конституцияне өйрәнә башлаячаклар

Йөкләмәнең үтәлешен РФ Президенты администрациясе башлыгы Антон Вайно, шулай ук РФ Премьер-министры Михаил Мишустин контрольдә тотачак.

(Казан, 3 август, "Татар-информ"). Россия институтларында һәм мәктәпләрендә Конституцияне өйрәнә башлаячаклар. Россия Президенты Владимир Путин Хөкүмәткә һәм дәүләт башлыгы администрациясенә әлеге тәкъдимне әйтте. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

"Россия Федерациясе Хөкүмәтенә Россия Федерациясе Президенты Администрациясе белән берлектә мәктәпләрдә һәм вузларда Россия Федерациясе Конституциясен өйрәнүгә юнәлдерелгән чаралар үткәрү эшен оештыру турындагы мәсьәләне карарга һәм тиешле тәкъдимнәр тапшырырга кирәк", — диелә хәбәрдә.

Тәкъдимне 2020 елның 1 октябренә кадәр үтәү планлаштырыла. Аның үтәлешен РФ Президенты администрациясе башлыгы Антон Вайно, шулай ук РФ Премьер-министры Михаил Мишустин контрольдә тотачак. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100